Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараны район җитәкчелеге ярдәме белән ветераннар советы оештырды. Кышкы урман "Аҗаган" катнашучыларын җылы каршылады. Советлар Союзы пионерларының әлеге кышкы уены, озак еллардан соң, өлкәннәр тарафыннан янәдән торгызылды. Яшьләре инде 60тан өстә булган өлкәннәрнең физик әзерлеге бары соклану хисләре уятты. Алар һәр ярышта теләп катнашты, ватаныбыз тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.
“Аҗаган” уенында ике команда катнашты. «Сәламәтлек» төркеме командасы «Катюша», «Электросоединитель» җәмгыяте командасы «СССРда туганнар» дип аталды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хөкемдарлар Рәшит Нәбиуллин, Рафаэль Хөснетдинов һәм Вячеслав Сибәгатовка җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмады. Чөнки уенда катнашучылар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, хәрби әзерлек күнекмәләрен, “сулга”, “уңга” кебек биремнәрне җиренә җиткереп үтәде… Кыскасы, барысы да нәкъ тормыштагыча булды. Катнашучылар бик җитез иде, аларны хәтта җил дә куып җитәлмәде. Сафта җырланучы җырларны да солдатларча төгәл итеп башкарды алар. Викторина сораулары исә хәрби темага – Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. «Мишеньгә эләгү» эстафетасында, “кырны минадан чистартканда”, партизан сукмагын узганда, танкка атканда, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәндәә аяк-кулларның җитезлеге аеруча кирәк булды…
Уен ахырында “Аҗаган” байрагын горур тоткан хәлдә, арыган, әмма йөзләре шатлыктан балкыган катнашучылар яңа пешкән кабартмалар белән чәй табыны артында тыныч әңгәмә корды. Бу көнне тирә-яктагы имәнлекләр нинди җырлар тыңлады, дисезме? «Шел отряд по берегу…», «Вьется в тесной печурке огонь…», «Смуглянка», «Мой адрес не дом и не улица, мой адрес – Советский Союз!» кебек инде күпме еллар узса да, йөрәк түрендә сакланган яшьлек җырларын тыңлады.
Хөкемдарлар ясаган нәтиҗәләр буенча, беренче урынга "СССРда туганнар» командасы лаек булды, ә кызлардан гына торган «Катюша» командасы көндәшләренә бераз биреште. Уенда катнашучыларның барысына да грамоталар һәм кечкенә бүләкләр тапшырылды.
- Без барыбыз да онытылмаслык тәэсирләр алдык, - диде әлеге уеннарга башлангыч биргән Зөлфия Кашапова. – Без барыбыз да элекке, әмма күңелгә якын җырлардан, шатлыклы хисләрдән, саф һавада уеннар уйнаудан көч-дәрт алдык. Яңартылган «Аҗаган» уенының гомере әле озын булыр, дип ышанасы килә.
тел.: 8 800 100 00 01
тел.: +7 (843) 2-79-25-02
тел.: +7 (843) 2-79-25-12
факс.:7 (843) 2-79-25-02
Email:Imishina@013.pfr.gov.ru
Email:sprrt@mail.ru
Адрес420111, г. Казань, ул. Пушкина 8, офис 202 СПР
Пользуйтесь онлайн-сервисами Сбербанка, что бы лишний раз не выходить из дома
Портал муниципальных и государственных услуг РФ
Портал муниципальных и государственных услуг РТ
Сайт Социального фонда Российской Федерации
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан
Социальная карта Российской Федерации
Стратегия действий в интересах граждан старшего поколения в РФдо 2025 г.