Новости

Экскурсия пенсионеров Ютазинского района в дом-музей татарского драматурга Фаниса Яруллина

13.03.2023

Экскурсия пенсионеров Ютазинского района в дом-музей татарского драматурга Фаниса Яруллина

Күренекле татар шагыйре, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинның музей-йортына якынлашу белән экскурсиягә килүчеләр әлеге йортның зәвык белән, татар халкының борынгыдан килгән кануннарына нигезләнеп салынган булуына игътибар итте. Биредә кунакларны музей хезмәткәрләре каршылады, алар шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм экспонатлар белән таныштырды.


Фәнис  Яруллинның фаҗигале, әмма якты вакыйгаларга бай тормышы һәрберебездә соклану хисләре уята. Аның иҗат итүендә һәм иң мөһиме, язмышның ачы җилләренә бирешмичә, гаҗәеп көчле шәхес булып калуында тугры тормыш иптәше Нурсия апаның өлеше чиксез. Нурсия аның тормышына яшь кыз булып, ләкин инде акылы камилләшкән, үз гамәлләренә җавап бирерлек кеше буларак килеп керә. Ул гомере буена тормыш юлдашына ышанычлы терәк була. Чөнки аның янәшәсендә, физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, рухи яктан көчле, нык ихтыярлы, тормышны ихластан сөйгән кеше гомер итә.


Экскурсия уздыручы билгеләп үткәнчә, Нурсия ханым һәрчак шагыйрьнең туган ягына - Кызылъярга кайтырга, Фәнис Яруллинның музей-йортына килергә яраткан.


- Сезне бирегә нәрсә тарта, авылга кайтыр алдыннан нинди хисләр кичерәсез? – дип сораган Кызылъяр халкы Нурсия ападан.


- Мин Кызылъярда аны очратырмын кебек, аның барлыгын тоям сыман, - дип җавап биргән мәхәббәт һәм тугрылык кыйммәтләренең кадерен белгән, күкләрдән иңгән бөек мөнәсәбәтләрне бөтен барлыгы белән аңлаган мөхтәрәм ханым.


Экскурсиягә килүчеләр шагыйрь язмышы турындагы белемнәрен музейдан алган автобиографик китап аша тулыландыра алды. Әлеге йорт бүгенге көндә шигъри һәм иҗади очрашуларның үзәге булып тора. Музей-йортка килүчеләр, дөнья белән аңлашып яшәү өчен, биредә үзләренә көч-дәрт ала.


Саубуллашыр алдыннан кунаклар Фәнис Яруллинның төп нигезе урынына салынган йорт янында истәлеккә фотога төштеләр.